Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшендә 27 баланы үлемнән коткарган Фәнил бабайны "Первый канал" 60 елдан соң эзләп тапкан

Фәнил Гаделшин 13 яшендә, 1958 елның 1 гыйнварында Башкортстанда Иглинский районы Надеждино авылында урнашкан балалар йортында 27 баланың тормышын саклап калган.

news_top_970_100
13 яшендә 27 баланы үлемнән коткарган Фәнил бабайны "Первый канал" 60 елдан соң эзләп тапкан
Фәнил Гаделшинның тарихы Беренче каналда “Мужское/женское” программасының туры эфирында мәгълүм булды. Аның батырлыгына 60 ел узган.

-Мин ул вакытта җиденче сыйныфта укый идем. 13 яшемдә 27 баланы төнлә янгыннан коткардым. Бәдрәфкә дип чыгып киткәч, карасам, сабый балалар корпусында ниндидер ут уйный. Мин аны башта сары лампа уты уйный дип уйладым. Әмма әйбәтләп карагач, чыршының януын аңладым.



Тиз арада безнең корпус янына чабып, мин зурлар төркемендәге иптәшләремне уяттым, ә үзем шунда ук янгын эченә балаларны коткарырга йөгердем. Тәрәзәне ватып, бүлмә эченә кердем. Ятакларда беркем дә юк иде. Мин сабыйларны капшап карап эзләргә тотындым. Тотып, эләктереп, тәрәзә аша башкаларга биреп бардым. Менә шулай итеп коткара алдым мин аларны...

Балаларны тәрәзә аша биргәндә, кабул итеп торучы кешеләргә “Санап барыгыз. 27 бала булырга тиеш”, дидем. Бик куркыныч иде (елый). Вакыттан алда өлкәнәя төшергә туры килде, - диде Фәнил Гаделшин.



Фәнил Гаделшин җиде балалы гаиләдә үскән. Әти-әнисе авырый башлагач, аларны төрле балалар йортына таратканнар. 2012 елда Фәнил Гаделшинга, балаларны үлемнән коткарган өчен, орден биргәннәр. 1958 елның 9 гыйнварендә “Ленинец” газетасы Фәнил Гаделшин турында “Тормышны куркыныч астына кую” дип аталган мәкалә язып чыккан. Ул вакытта каһарман турында җирле басмалар да бик күп язган. 27 баланы Фәнил әфәнде балалар йортында икенче Яңа елын каршылаган елны коткарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100