13 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +20..+25˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Кышка сарымсак утыртырга була. Җиләк-җимеш агач-куаклары утыртырга, күчереп утыртырга, чыбыкчалар әзерләргә була.