13 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Зелпе, крыжовник, карлыган куакларын яшәртү өчен, ботакларын кисәргә була. Туфракны, кәсләрен ватмыйча гына, тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга кирәк.