news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
13 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

13 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 1.. 6˚ градус, туфракта -2˚ градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез 13.. 18˚ градус җылы була.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Кышлыкка сарымсак утыртып куярга була. Язын кояш яндырудан саклау өчен, агач кәүсәләрен крафт-кәгазь һәм киндер чүпрәк белән урап бәйләргә кирәк. Гладиолус һәм дәлия чәчәкләренең суганчаларын казып алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар