Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 пассажир утырган автобус юл читенә ауган: видеорегистратор кадрлары

13 пассажир утырган автобус юл читенә ауган: видеорегистратор кадрлары

news_top_970_100
13 пассажир утырган автобус юл читенә ауган: видеорегистратор кадрлары

Башкортстанда унөч пассажир утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. Ул юл кырыена төшеп киткән һәм ян кырына ауган. Шушы аварияне тудырган «Нива» машинасын эзлиләр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

22 гыйнварда Стәрлетамак районындагы юлда авария була. Пассажирлар утырган автобус кюветка төшеп китә. Автобус салонында йөртүче һәм тагын унөч кеше була. Бәхеткә, беркем дә зыян күрми. 

Бу автобус Стәрлетамактан Чаллыга килә торган булган. 

«Нива Шевроле» машинасы куркыныч маневр ясау аркасында, автобус шушы авариягә очраган. Бу мизгелне шаһит булган кеше машинасындагы видеорегистратор камерасы  төшереп барган. «Нива» каршы як полосага чыккан һәм автобус йөртүчене трассадан чыгарга мәҗбүр иткән, диелгән әлеге хәбәрдә. 

«Юлдан килә торган «Нива» машинасы фураны узарга теләде. Ул каршы як полосага чыгып, автобуска кара-каршы китте. Автобус йөртүче, «Нива»ны бәрдермәс өчен, уңгарак чыкты һәм автобус кюветка төште. «Нива» авария урыныннан китеп барды», — дип язган шаһит Дмитрий Ш.

   

 Видео: vk.com / Стерлитамак Дтп

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100