13 октябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +8..+13˚ градус.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләрен сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз көн. Күпьеллык культураларны кышка каплап куярга кирәк. Җимеш агачларын акшарларга була.