13 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
13 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.
13 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак. көндез явым-төшемнәрсез булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +13..+18˚ градус.
Кимүче ай, ай кыз йолдызлыгында.
Салкыннарга чыдам берьеллык чәчәкләрне кышлыкка утыртып калдыру өчен уңай чор. Туфракта кышлый торган корткыч бөҗәкләрне һәм чүп үләннәрен бетерү өчен, кәсләрен ватмый гына туфракны казырга кирәк.
Әгәр температура тотрыклы рәвештә - 5-8 градус тирәсендә тора икән, роза куакларын кышлыкка каплап, ябып куярга кирәк.