13 ноябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә республиканың көнбатыш өлешендә, ә көндез бөтен территориясендә, кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк, бозлавык була. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, иртән -1..+4˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык булачак.