13 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин, яшен вакытында 15-20 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы +16..+21, көндез +30..+35 була.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Ашлама кертергә ярамый. Ике еллык чәчәкләрне, декоратив үсемлекләрне һәм язын чәчәк аткан күпьеллыкларны бүлеп утырту өчен уңайлы вакыт. Дару үләннәрен утыртырга һәм күчереп утыртырга, газон чәчәргә мөмкин. Түтәлләрдәге чүпләрне утарга, йомшартырга, су сибәргә була. Балкон һәм бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңайлы вакыт санала. Җыеп алынган уңышны шунда ук эшкәртергә кирәк.