Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«13 ел билгесезлектә яшибез». Авыл клубыннан кайтканда югалган кызны эзлиләр

news_top_970_100
«13 ел билгесезлектә яшибез». Авыл клубыннан кайтканда югалган кызны эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендә 13 ел элек югалган кызны әле дә эзлиләр. Ул 2010 елның 2 мартында кич белән Яркуль авылы клубыннан кайткан чакта югалган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Наташа исемле бу кыз күп балалы гаиләдә үсә, 7нче сыйныфта укый. Кичен дус кызы белән клубка китә. «Яшьләр кичен клубка чыга, Наташа да түгәрәкләргә йөри. Берничә көннән сайлау була, ә клубта сайлау участогы ясаганнар, шуңа күрә ул кичтә клубта участковый дежур була. Кичке 8ләр тирәсендә балаларны өйгә кайтарып җибәрәләр. Наташа дус кызы белән китә», – ди кызның туганы.

Наташаның әнисе «Жди меня» тапшыруында катнашкан. Аның сүзләренчә, Наташа клубтан кайтышлый, дустына кунакка керә. Төнге 11ләр тирәсендә өйгә кайтырга чыга, юлның яртысын аны дусты озата килә. Наташаның өенә кадәр 300 метр чамасы юл калгач, кызлар аерылыша. Дус кызы өенә кайтып китә, ә Наташа өенә кайтмый.

Бу вакыйгада сәер урыннар күп. Мәсәлән, туганнары баланы үзләре 3 тәүлек эзли, шуннан соң гына полициягә мөрәҗәгать итәләр. Ә бит Наташа моңа кадәр өйдән качып китеп йөргән бала булмый.

Ата-анасы туганнарына, дусларына, иптәшләренә бара, Наташаны беркайда да тапмыйлар. Полицияне участковый чакыра. Кызны 5-6 мартта гына эзли башлыйлар, бөтен авылны, урманнар, чокырларны, чүплекләрне карыйлар. Тикшерүчеләр дә катнаша. Берничә ай узгач, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Яркуль авылы үзәктән читтә урнашкан, биредә 400ләп кеше яши. Төп эш урыны – ферма, мобиль элемтә дә күптән түгел генә барлыкка килә.

«Наташа яшьтәшләре белән ничек аралаша иде, диләр. Ул чакта безнең балалар интернетсыз үсте, алар вәхши түгел, талашлар да, дошманнар да булмады», – ди баланың туганы.

Кышын һәм язын авылга бер юлдан гына кереп була, район үзәгенә кадәр 60 км. Тикшерүчеләр биредә яшәүчеләрне, Наташаның атасын тикшерә.

«Монда бөтен кешене сораштырдылар, һәр базны карадылар, бар кеше диярлек полиграфтан узды. Ул елны бөтен карны казып чыктылар. Иптәш кызы белән дә тикшерүчеләр эшләде. Безгә – югалган кызның гаиләсенә – бу кыз янына якын килмәскә куштылар», – ди Наташаның туганы.

Наташаның гаиләсендә тагын 5 бала үсә, барысы да малайлар, иң кечесе апасын бер тапкыр да күрмәгән инде. Ата-анасы да, туганнары да кызны күрше шәһәрләрдән дә эзли, урлап алып китмәделәр микән, дип шикләнәләр. Ләкин нәтиҗә генә юк.

Наташаны эзләү шулай туктала. Тик хәзер бу эшне кабат башлаганнар. 2023 елның апрелендә полиция кызны эзләү турында ориентировка тараткан.

Баланың туганнары кабат өметләнә башлаган. «Бу – ниндидер бер мистика инде. Кая киткән ул? Авылда берни яшереп булмый бит. Әлбәттә, тикшерү урыныннан кузгалса иде. Ни булса да тапсыннар иде. 13 ел буе гаиләбез билгесезлектә яши», – ди югалган кызның туганы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100