Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«13 баланы тәрбиягә алган». Әни кеше олы улы белән бергә сабыйларны җәзалап торган

news_top_970_100
«13 баланы тәрбиягә алган». Әни кеше олы улы белән бергә сабыйларны җәзалап торган
"Татар-информ" архивы

Сочида 47 яшьлек хатын һәм аның 19 яшьлек үги улы тәрбиягә алган 4 баланы айлар буена җәзалап яшәгән. Бу турыда Лайф яза.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бу кешеләргә карата җинаять эше ачылган. Аларны 2022 елның декабреннән 2023 елның 1 маена кадәр 4 баланы системалы рәвештә җәзалап торуда гаеплиләр.

Хатын, тәрбиягә алган олы улы белән бергәләп, балигъ булмаган 4 балага карата системалы рәвештә физик көч куллана. Алар балаларны көн буена ашатмый, кимсетәләр. Вак кына сәбәп табып, сабыйларны мәсхәрәлиләр, диелә хәбәрдә.

Нәни балалар үзләрен газаплаучылар турында олырак балаларга зарлана. Олы балалар гаиләдән аерым яши. Шуннан соң әлеге хәл турында хокук саклаучыларга билгеле була. Хәзер сабыйларны бу гаиләдән алганнар. Край буенча тикшерү идарәсе җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, хокук саклаучыларга 2 олы кыз мөрәҗәгать иткән. Алар да шушы күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Гаилә 1999 елда Мәскәүдә 13 баланы тәрбиягә алган. 2019 елда әни кеше балалары белән Сочига күченгән. Тыңламаган өчен, балаларын каеш белән кыйнаган. Тәрбиягә алынган балалар әти кеше өчен дә кол булган. Ул Мәскәүдә эшли, Сочига килгәч, гаилә башлыгы кем булуын йодрыклары белән аңлата. Нәни кызлар һәм малайларны олы абыйлары да кыйный. Әлеге күпьеллык җәзалау турында хәбәр иткән 2 кыз, балигъ булгач, бу гаилә тәмугыннан котылган булган. Әни белән олы улга карата җинаять эше ачылган. Әти кешегә карата тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Прокуратура белешмәсе буенча, балалар мораль яктан интеккән, полициягә мөрәҗәгать итәргә курыкканнар.

«Тәрбиягә алынган олы кызга 32 яшь инде. Ул Мәскәүдә мәктәптә чакта ук өйдә җәзалауларын укытучыга әйткән булган. Тәрбиягә алган ананы мәктәп директорына чакырганнар. Ул берни дә аңламавын, барысын да ачыклаячагын әйткән. Шул көнне кызны кыйнап ташлаган, бала йөри алмаган, берничә көн өйдә ятып кына торган. Бу гаиләдә балалар зарлануның үтергеч кыйнау белән тәмамлануын белә, барысы да куркып беткән», – дигән «Комсомольская правда» чыганагы.

11 дән 17 яшькә 4 баланы гаиләдән алганнар, аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100