13 балалы хатын сорау биргәч, губернатор елаган
13 балалы хатын сорау биргәч, губернатор елаган
Забайкалье губернаторы вазифасын башкаручы Александр Осипов телевидениедә тапшыру вакытында елап җибәргән. 9 үз баласын һәм дүрт үги бала үстерүче ана губернатордан аварияле торак буенча ярдәм сораган булган. Түрә тынып калган, аннары калтыранган тавыш белән җавап биргән. Ул берни дә эшли алмавын әйткән. Түрәнең битеннән күз яшьләре тәгәрәгән. Бу турыда «МК-Чита» хәбәр итте.
Бүген, 21 мартта,Забайкалье губернаторы Александр Осипов белән "Прямой разговор" тапшыруы булган. 13 бала анасы үзәктән суүткәргече булмаган йортта яшәвен әйткән. «Баланы тәрбияләгәндә дымлы салфетка гына куллана алабыз», — дип сөйләгән ул.
Моны ишеткән түрә ни дип җавап бирергә дә белмәгән. Бераздан ул әйтеп салган: «Без, кызганычка каршы, бөтен кешегә дә ярдәм итә алмыйбыз». Шуннан соң губернатор елап җибәргән, диелгән бу хәбәрдә.
Өлкәдәге матбугат чаралары туры эфир барганда губернаторның күз яшьләре турында язды. Тик соңыннан чыккан видеода түрәнең нәкъ менә шул җавабы һәм елаган мизгеле юк иде.