13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
13 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +1..+6˚ , көндез +5..+10˚, көньяк-көнчыгыш районнарда +15˚ градус.
13 апрель.
Үсүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Иртә уңыш алу өчен күпьеллык суган һәм узган елдан калган петрушка түтәлләрен пленка белән капларга кирәк. Туфракны эшкәртү, казу, йомшарту өчен уңышлы чор.
Бу көннәрдә чәчелгән газон тигез катлам булып шытып чыгачак.
Чәчәк түтәле
Корыга чыдам һәм үрелеп үсүче үсемлекләр утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртү, казу, йомшарту өчен уңышлы чор.
Бу көннәрдә чәчелгән газон тигез катлам булып шытып чыгачак.
Җиләк-җимеш бакчасы
Декоратив һәм үрелеп үсүче үсемлекләр утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртү, казу, йомшарту өчен уңышлы чор.
Бу көннәрдә чәчелгән газон тигез катлам булып шытып чыгачак. Агачларны ялгарга була.