news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13-14 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top

13 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көнлез +25..+30˚ градус.

14 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус.

Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

Кабаттан редис чәчү өчен уңайлы вакыт. Томат, борыч, баклажан, кыяр, кабак, кәбестә, ташкабакка ашламалар сибәргә була. Кыяклары саргаеп авыша башлаган башлы суганны җыеп алырга була. Кыяр тозлау өчен уңай вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар