news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13-14 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
13-14 августка һава торышы һәм ай календаре

13 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +26..+31˚ градус.

14 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +27..+32˚ градус.

Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Тамыразыкларны җыеп алырга була. Җиләк биреп бетергән бакча җиләге түтәлләрен эшкәртергә кирәк. Теплицада үсә торган кыяр-помидорларны гөмбәчек авыруына һәм бактериаль авыруларга каршы дарулар белән эшкәртергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар