news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14-15 августка һава торыш һәм ай календаре

news_top
14-15 августка һава торыш һәм ай календаре

14 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +24..+29˚ градус.

15 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +25..+30˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Кура җиләге, карлыган, крыжовник, зелпе куакларының ботакларын яңартып, форма биреп кисәргә кирәк. Җимеш агачларының төбенә янган тирес, компост салу өчен уңай вакыт. кыраудан саклар өчен дәлия чәчәкләренең тпләренә туфрак өяргә кирәк. Туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар