Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

123 яшьлек саф кыз үзенә лаек ир табу турында хыяллана

news_top_970_100
123 яшьлек саф кыз үзенә лаек ир табу турында хыяллана

Африканың Руанда иленнән 123 яшьлек туташ үз мәхәббәтен табу турында хыяллануын әйткән. Бу хакта ул Afrimax English «Ютуб» каналына сөйләгән.

Терезия Ньиракаджумба исемле кыз үз гомерендә ир тәне күрмәгәнен һәм беркайчан да гашыйк булмаганын әйткән. Аның әти-әнисе бик коры булган һәм егетләр белән танышырга ирек бирмәгәннәр. Аларда кабул ителгән кагыйдә буенча, кызга кияүне әти-әнисе тәкъдим итәргә тиеш булган. Әмма алар моны эшләмәгән. Ахыр чиктә, олыгайгач, әти-әнисе аңа кияүгә чыгарга рөхсәт итә, әмма Терезия кияүгә чыкмый. Хәзер, 123 яшь тулгач, ул ялгыз калган, әти-әнисе исән түгел, шуңа күрә идеаль ир, мәхәббәтен табарга өметләнүен әйткән.

Терезия үзенең гомере зая узган дип санамый. Озак яшәвенең сәбәбен ул нәкъ менә саф булып калуында күрә икән.

«Бездә ирләр белән ялгыз калырга ярамый иде. Мин бу кагыйдәләрне үтәдем, ул минем тормыш принцибыма әйләнде», – дигән ул. «Сез миңа булыша – берәрсе белән таныштыра аласыз», – дигән ул үзен төшерергә килүчеләргә.

Социаль челтәрләрдә бик күпләр бу туташтан көлеп яза. «Максим Галкинга әйтергә кирәк моны», «Иртәләгән әле бу кыз кияүгә чыгу турында уйларга...», «Алдаша бугай «шәрә ир күргән юк» дип – алар анда шәрә йөри түгелме соң?» –дип язалар. Алай да аны кызганучылар, картлыгында булса да лаек ирне табар, дип өметләнүчеләр дә юк түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100