news_header_bot
Язманы тыңлагыз

120дән 61 килога калган Рәфис Атаказов ябыгу серен әйтте

Ул Мәскәүгә киткәндә 120 кг булган, аннары ябыкканын күрсәтергә авылга кайткан.

news_top
120дән 61 килога калган Рәфис Атаказов ябыгу серен әйтте
Солтан Исхаков

Рәфис Атаказов соңгы араларда ябыккан. Рәфистән: «Ябыккансың, нинди коктейль эчәсең, спорт белән шөгыльләнәсеңме?» - дип сорыйлар икән. Бу турыда ул инстаграмда сәхифәсендә сөйләде.

«Бернинди коктейль-моктейль дә эчмим, спорт белән дә шөгыльләнмим. Мин ябыга башласам, ашаудан туктыйм. Баллы һәм камыр ризыклары ашамый башлыйм. Тормышымның һәр яңа чорын ябыгудан башлыйм. Мәскәүгә киткәндә дә шулай булды. Киткәндә 120 кг идем, ун айда 60 кило ташладым, 61 килога калгач, авылга күренергә кайттым. Бары тик ашамаска кирәк — шул гына. Сәламәт, матур яшәүгә берни дә комачауламый», — дип сөйли ул.

Инстачылар бертавыштан Рәфисне хуплый.

  • Рәфис Атаказов: «Үзебезне азат, горур халык дип күпме генә борын күтәрсәк тә, безнең аңда курку хисе ята», - дип әйткән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар