news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе ашатмыйча тоткач, 12 яшьлек малай вафат булган

news_top
Әнисе ашатмыйча тоткач, 12 яшьлек малай вафат булган
https://pixabay.com/

Иркутск өлкәсендә 34 яшьлек хатынның 12 яшьлек улын ашатмыйча үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ябыгып беткән баланы хастаханәгә китергәндә, анда дистрофия һәм башка авыру билгеләре була. Аны реанимациягә салалар. Малай 5 августта үлә.

Тикшерү версиясе буенча, әни кеше баласын озак вакытлар дәваламый, аны ашатуны тәэмин итми. Хатынны тоткарлаганнар, хәзер ул сак астында.

34 яшьлек хатынга карата җинаять эше «Ярдәмгә мохтаҗ халәттәге баланы үтерү» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазыйфаларын башкармау» маддәләре буенча ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар