Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«12 яшьлек сабыебызны җирлибез» – Рүзәл Минһаҗевның туган авылында кайгы көне

news_top_970_100
«12 яшьлек сабыебызны җирлибез» – Рүзәл Минһаҗевның туган авылында кайгы көне
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның туган авылы – Мөслим районы Метрәй авылында бүген кайгы көне. Аларның авылдашлары, әбисенә кунакка кайткан кечкенә Әминә, бәхетсезлеккә очрап, һәлак булган. Бу хакта Рүзәл Минһаҗев мессенджерларда язды.

«Халкым, бүген авылыбызда бик авыр көн. 12 яшьлек сабыебызны, авылыбызның кунагын җирлибез. Гаиләдә бердәнбер бала, 6нчы сыйныфка барасы иде. Әти-әнисенең авыр кайгысын уртаклашабыз, бала кайгысыннан да авыр әйбер юк.

Тормыш – мизгел. Гомерләр бик кыска, дуслар. Ничек язылган бит. Шушы гомер эчендә дә күпме сагыш, кайгы-хәсрәт. Ашыгып, күп әйбер югалтабыз. Аралашырга, күршенең хәлен белергә, туганга кунакка барырга онытабыз…» – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100