Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек пешекче Ралинә Хуҗинадан кабак бәлеше рецепты

news_top_970_100
12 яшьлек пешекче Ралинә Хуҗинадан кабак бәлеше рецепты
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Олы Кибәхуҗа авылыннан Ралинә Хуҗина үзе пешергән кабак бәлешен тәкъдим итте.

– Юныс абыйның тырышлыгына кызыгып, үзем дә татар халык ризыкларын яратып пешерәм.

Бер зур бәлеш өчен уртача зурлыктагы 1 чокыр сөт, тулыр-тулмас 1 чокыр сыек май, бераз тоз, 3 йомырка, 3 кашык шикәр комы, чама белән чүпрә салып, урта катылыктагы камыр бастым. Аны 30 минут ял иттердем.

Эчлек өчен: 1 бер зур кабакны чистарттым, вак итеп шакмаклап турадым, 2 чокыр дөгене тозлы суда 10 минут тирәсе пешердем. Газны сүндереп, 3-4 минут тирәсе суында тотканнан соң, дөгене салкын су белән юып, дуршлагта саркыттым. Дөгегә 2 чокыр эретелгән ак май, чама белән шикәр комы, кара җимеш һәм сары җимеш, дөге салып, эчлек ясадым. Эчлекне табага җәелгән камыр өстенә салып, бәлеш өстенә камыр каплап, бизәдем. Бәлешне болай ясагач, ул бик тә матур һәм тәмле килеп чыгачак, – дип ышандыра Ралинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100