news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малайның сөягенә күгәргән кадак кергәнен табиблар күрә алмаган

news_top

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Уфа табибларын тикшерә. Аларны 12 яшьлек малайны инвалид калдыруда гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты рәисе кушуы буенча, Башкортстан Тикшерү идарәсе балигъ булмаган бала хокукларын бозу факты буенча процессуаль тикшерү башлаган. Аягы имгәнгән малай турында социаль челтәрләрдә таралган хәбәргә тикшерүчеләр игътибар иткән.

Баланың анасы табибларны вакытында ярдәм күрсәтмәүдә гаепли. Нәтиҗәдә үсмер инвалидлык алырга мөмкин. Былтыр җәй бала күгәргән кадакка баса, травма нәтиҗәләре катлаулы була. Уфа табиблары кадак кисәге сөяккә кадалганын күрми. Берничә операция ясауга карамастан, нәтиҗәдә бала йөри алмый. Әлеге очракны Мәскәү табиблары хәл итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар