Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малайны энергетик эчкәннән соң инсульт суга язган

news_top_970_100

12 яшьлек малай энергетик эчкәннән соң инсульт хәлендә калган. Аның йөзе чалшайган һәм тәне оеган.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Свердловск өлкәсендә яшәүче малай 2 шешә энергетик эчкән. Шуннан соң ул берничә төн йоклый алмаган. Малайның башы бик авырта башлый, гәүдәсенең яртысы оеган. Баланы район хастаханәсенә алып барганнар. Табиблар аңа «инсульт алды халәте» диагнозы куйган.

Өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, табиблар баланың организмын чистарткан, хәле яхшыргач, аны өенә чыгарганнар.

Балаларның нерв системасы ныгып бетмәгән була, шуңа күрә энергетик эчемлекләрдән нинди тәэсир буласын белеп булмый, дип кисәтә табиблар.

Россиядә балигъ булмаган балаларга энергетиклар сатуны тыя торган закон да имзаладылар. Ул 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100