Сорочинск шәһәрендә 12 яшьлек малай тегү энәсен йоткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Үсмер малай лимонадтан бушаган савытны энә белән тишәргә маташа. Шул чакта шешәдән газлар чыга башлый. Бала шешәне авызы белән капларга маташа һәм энәне йотып җибәрә.
Баланы хастаханәгә салганнар. Хокук саклаучылар тикшерү эшләре башлаган.