Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малай, әтисен коткару өчен, 200 килолы аюны үтергән

news_top_970_100

Америкада 12 яшьлек малай 200 килолы аюны үтергән. Ул шулай итеп әтисен коткарган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Фаҗига гаилә белән ауга чыккач була. Малай 200 кило авырлыктагы кара аюга ата. Чөнки аю аның атасын үтерергә җыена. Әти кеше ата, тик ул аюны үтерә алмый, аннары аю аның өстенә ыргыла, һәм ир-ат ерткыч астында кала.

Ир-ат 1,8 м ераклыкта торган килеш аюга 8 тапкыр ата. Тик, дөрес итеп төзи белмәү сәбәпле, берсен дә тидерә алмый. Шуннан соң аю ир-атка һөҗүм итә, җиргә егып сала.

Аучылыкка ияләнгән малай тынычлык саклый. Ул мылтыкны ала да аюга ата һәм ерткычны үтерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100