news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малай 85 яшьлек әбине чүкеч белән кыйнап үтергән

news_top

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Чита районы Новокручининский бистәсендә 85 яшьлек әбине чүкеч белән үтергән 12 яшьлек малайны тоткарлаган. Бу хәл 23 апрельдә булган, дип хәбәр итә «РЕН ТВ».

«23 апрель кичендә Байкал артында 12 яшьлек бала чүкеч белән пенсионер хатынның башына һәм гәүдәсенә кимендә 10 тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән әби урында ук үлгән», – дип сөйләгән «РЕН ТВ» чыганагы.

Малайны тоткарлаганнар һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырганнар, аннан сорау алу бара.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче өлеше). Тикшерүчеләр җинаять урынында дәлилләр – чүкеч, кул һәм аяк киеме эзләрен тапкан.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2025
    Исемсез
    Хәзер ТВдан бала-чаганы кеше үтерергә генә өйрәтәләр бит. Без сайлаган депутатлар илне саклап калырга тырыша микән, или бетерергәме? Нишләп алар илдәге тәртипсезлеккә каршы көрәшми микән?
  • 29 апрель 2025
    Исемсез
    Устер шул эдэм актыгын, уз башына 😡😡😡
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар