Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшькә кечерәк ире хыянәт иткән өчен, көнче хатын дус кызын үтергән

news_top_970_100

Ростов өлкәсенең Донецк шәһәрендә 45 яшьлек хатын бергә яши торган иреннән көнләшә. Ул ире яшьрәк хатын белән хыянәт итә дип уйлый. Наталья исемле бу хатын хисләрен тыя алмый, көндәшен үтерә. Ире исә җинаять эзен яшерергә булыша. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, Наталья Евгений белән 2 ел чамасы элек бергә яши башлый. Ир хатыннан 12 яшькә кечерәк.

Үз тормышын рәтләгәч, Наталья дус кызының тормышына керә. Алар бергә чисталык мастеры булып эшлиләр. Шулай итеп Наталья 34 яшьлек Оксанага ир эзләшә.

«Мине буйдак танышым бар, ялгыз Оксананы аның белән таныштырырга булдык», – ди Натальяның ире.

Бер көнне ир белән хатын, ирнең буйдак танышы Оксанага кунакка килә. Кичкә табарак Оксана буйдак танышның күңеленә ятмавын аңлый. Ул бу турыда шунда ук әйтә. Булмый калган кияү китеп бара, Наталья, аның ире һәм Оксана өчәүләп бәйрәмне дәвам итә.

Аннары биешә башлыйлар. Оксана бераздан дустының ире алдында чишенеп үк биергә тотына. Наталья дустына тибә. Аннары хатыннар татуланыша, Наталья ял итәргә чыгып китә, тик сәер тавыш ишетеп уяна.

«Ул бүлмәгә кергәндә, Оксана аның ире белән кочаклаша була. Наталья көндәшенең муенына пычак кадый. Хуҗабикә урында ук үлә», – дигән сайтның чыганагы.

Натальяның ире исә Оксана мәетен яшерергә булыша. Алар мәетне бакча арбасына салып күрше участоктагы коега ташлыйлар, өстенә такталар каплыйлар. Берничә көннән җинаять ачыла. Участковый кое янында кан таплары күреп ала. Җинаять эше ачыла.

Суд Натальяны 8,2 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100