Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малаен анасыннан яшереп алып киткән ирне эзлиләр

12 яшьлек баланың мәктәпкә йөрмәве, бер медицина оешмасында да теркәлмәве билгеле.

news_top_970_100
12 яшьлек малаен анасыннан яшереп алып киткән ирне эзлиләр

Башкортстан кешесе 12 яшьлек малайны әнисеннән яшереп алып киткән. Ул Казанда яшеренгән дип фаразлыйлар. Бу турыда Россия Суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

32 яшьлек Алмаз Сәгыйтов һәм аның баласын федераль эзләү игълан ителгән. 12 яшьлек Эрнест Сәгыйтов мәктәпкә йөрмәве, бер медицина оешмасында да теркәлмәве билгеле.

«Бу ир-ат башка исем белән таныштырырга, ясалма паспорт копияләрен күрсәтергә мөмкин. Шулай ук балага да ялган туу турында таныклык тәкъдим итүе ихтимал. Башлангыч мәгълүматлар буенча, эзләнә торган кешеләр Казанда булырга мөмкин», — дип хәбәр ителгән приставларның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Суд приставлары ата белән баланың фотосын да таратты:

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын аерылышкач, алар бала әнисе белән кала дип үзара килешкән. Шулай да билгеле бер вакыт җиткәч, ата кеше баласын үзе белән яшәргә тиеш дип саный башлаган. Шуннан соң ата кеше малайны билгесез юнәлештә алып киткән. Соңрак суд малайны анасы белән калдыру турында карар чыгарган. Ләкин ирне ата булу хокукыннан мәхрүм итмәгән.

Башкорстан приставлары бу кешеләр турында мәгълүматы булган һәркемнән 8-986-966-60-88 һәм 8-917-752-06-81 номерларына шалтыратуын үтенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100