news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек кызны үтергәннәр

Баланы 45 яшьлек ир-ат үтергән дип шикләнәләр.

news_top
12 яшьлек кызны үтергәннәр

Забайкальский краеның Чита шәһәрендә 12 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты  хәбәр итте.

12 яшьлек кыз бала җомга көнне иртән мәктәпкә китә һәм югала. Дүшәмбе көнне баланы үтерүдә шикләнеп 45 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Бу кеше яшәгән урынны тентегән вакытта 12 яшьлек кыз бала мәете табыла. Аны көч кулланып үтергәннәр. Хәзерге вакытта судмедицина экспертизасы билгеләнгән.

45 яшьлек Чита кешесе моңа кадәр дә балигъ булмаган бала белән җенси гамәлләр кылган өчен төрмәдә утырган булган. Аны 2008 елда иреккә чыгарганнар.

Якын көннәрдә шикләнелүчегә карата гаепләү белдереләчәк. Аны сак астына алу турында мәсьәлә хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар