Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшендә балага узган кыз иң яшь тол хатынга әйләнгән (әмма аңа пенсия бирелмәячәк)

news_top_970_100
12 яшендә балага узган кыз иң яшь тол хатынга әйләнгән (әмма аңа пенсия бирелмәячәк)

12 яшендә балага узган Мәскәү кызы иң яшь тол хатынга әйләнде. Әмма ул гаиләне тәэмин итүчене югалту сәбәпле пенсиягә өмет итә алмый – никах рәсмиләштерелмәгән булган.

Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә, электричка астына эләгеп, 21 яшьлек егет үлә, дип яза «МК». Полиция бу кешенең 16 яше тулмаган кыз белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдә гаепләнүче икәнлеген ачыклый.

Кыз бу егет белән 2021 елның җәендә таныша. Ул үзенә 16 яшь дип әйтә, алар очрашып йөри башлыйлар. Бераздан егет аны арендага алган фатирга «фильм карарга» чакыра. Эш секска барып җиткәч, кыз егеткә саклану кирәклеген әйтә. Ә егет «болай да ярый» ди. Алар бер генә тапкыр секс белән шөгыльләнә – кыз соңыннан шул хакта сөйләгән.

Бераздан кызны аппендицит белән хастаханәгә салалар, шунда ул үзенең балага узганын белә.

Бала тапкач, кыз «танылган шәхес»кә әйләнә. Аларны «За гранью» тапшыруына да чакыралар. Ана кеше шунда үзенең шок хәлендә калуын әйтә. 12 яшьлек кыз бер дә аралашучан да булмый, әмма аның бөтен дуслары да үзеннән өлкәннәр була. Ә кыз исә балага узуына шат була.

Кызның балага узганына егетнең бөтенләй исе китми. Кыз әйтүенчә, ул дусларына «башкалар белән йөреп тапкан» ди. Кыз яшь булуга карамастан, әти-әнисе «баланы табарга кирәк» ди, апрель аенда кыз бала таба. Егет кызны алырга роддомга килә, әмма алар бергә яшәмиләр. Билгеле, рәсми никах теркәү дә мөмкин булмый. Кыз белән егет аралашуларын дәвам итә, әмма ата кеше баласына ярдәм итми. Егеткә карата җинаять эше ачалар, әмма эш судка кадәр барып җитми. 

Хәзер кызга 13 яшь, ул әти-әнисе ярдәме белән баласын карый, 7нче класста укый. Ә бала туу турында таныклыкта «ата» графасында сызык тора. Әмма баланың әтисе үлсә дә, пенсия каралмаган – чөнки никах теркәлмәгән, ә бу егет гаиләне тәэмин итүче түгел. Әмма бала мираска өмет итә ала: анасы егетне баланың әтисе икәнен исбатлаган очракта, бала мирасчы дип табылырга мөмкин. 

НТВ каналындагы тапшырудан скриншотлар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100