12 сылу «Татар кызы-2025» финалына әзерләнә: Ана образы, Оренбург шәле һәм интерактивлар

Күптән түгел генә Казанда халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең ярымфиналы узды. 29 кыз арасыннан 12 туташ финалга чыкты. Хәзер сылулар янәдән башкалада: алар 10 сентябрьдә үтәчәк төп тантанага, бәйгенең финалына әзерләнә.
12 кыз
«Без, без, без идек, без унике кыз идек» җыры кебек, финалга узган кызлар да унике. Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, хәзер кызлар өчен төрле юнәлешләр буенча дәресләр оештырыла.
«Казанда узган ярымфиналда 29 кыз катнашты, аларның 12се генә финалга үтте. Бу – ел да шулай. Ярымфиналдан соң кызлар төбәкләренә кайтып китте, ә 1 атнадан Казанга әйләнеп кайттылар. 30 августтан аларның дәресләре башланды. Хәзерге вакытта кызлар хореография, вокал һәм сүз осталыгы, театраль сәнгать буенча шөгыльләнәләр», – дип сөйләде ул.
Катнашучыларның географиясе киң. Финалда Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән кызлар катнаша.
Финалга узучылар исемлеге
- Каринә Алиева (Кыргызстан Республикасы)
- Гүзәл Әхтәмова (Төркия Республикасы)
- Алсу Рафикова (Төрекмәнстан Республикасы)
- Азалия Әхмәтҗанова (Казахстан Республикасы)
- Алинә Әхтәриева (Төмән өлкәсе)
- Зәринә Әгълиуллина (Татарстан Республикасы)
- Ранилә Кудайбергенова (Өренбург өлкәсе)
- Гөлназ Мифтахова (Мәскәү өлкәсе)
- Алинә Харисова (Краснодар өлкәсе)
- Азалия Гыйльметдинова (Башкортстан Республикасы)
- Айгөл Джолдошева (Мәскәү шәһәре)
- Эльвина Салмина (Пенза өлкәсе)
Финал серләре
Оештыручылар сүзләренчә, финал «Татар анасы» темасына багышлана. Әлеге образ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйләп сайланылган.
«Булачак татар анасы» концепциясе прологта һәм, гомумән, концерт номерлары, театраль бәйгедә күрсәтеләчәк. Кызларыбызның әниләре белән бәйле матур бер өзек тә булачак, ләкин анысы әлегә сер булып калсын», – диде Алмаз Хәлиуллин.
Оренбургта булганга күрә, финалда данлыклы «Оренбург шәле»н дә күрсәтәләр. Шулай ук Оренбургта туган шәхесләр һәм шәһәрнең татарлар белән бәйле урыннарына басым ясаячаклар. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финал сценаристы Резедә Зәйниева сөйләгән иде.
Алмаз Хәлиуллин Оренбург ягыннан конкурска ярдәм булу турында да әйтте. «Безнең елның елында шулай бара. Кайда гына үткәрелсә дә, төбәк хөкүмәте дә, Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм күрсәтә», – диде ул.
Финал концерты Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә әзерләнә. Шулай ук, финалда Башкортстанның атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Илгиз Шәйхразыев, Эльмира Мифтахова, Татьяна Ефремова-Тятюшкина һәм Руслан Асяев та катнашачак. Алып баручылары – Айзилә Батырханова һәм Идел Кыямов.
Халыкара «Татар кызы-2025» финалы 10 сентябрь көнне Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда була.
Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, финал концерт белән генә чикләнми. Фойеда күргәзмәләр, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән интерактивлар да оештырыла. Финалга Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театрын да җәлеп итәргә җыеналар. Тамашачылар да бәйгедә актив катнаша алачак. Ничек? Анысын финалда белерсез.