12 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +24..+29˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Кышка сарымсак утыртырга була. Җиләк-җимеш агач-куаклары утыртырга, күчереп утыртырга, чыбыкчалар әзерләргә була.