12 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
12 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
12 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9°, көндез +20..+25° градус.
12 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сарымсак тырнакларын утыртып куяра була. Корткыч бөҗәкләрдән котылу өчен кәсләрен ватмыйча гына туфракны казырга кирәк.
Чәчәк түтәле
Бу көннәрдә чәчәкләрне, бүлмә гөлләрен кисү, яфракларын өзү тыела. Декоратив ылыслы агачларны бәйләп куярга, язгы пешүләрдән саклау өчен кәүсәләренә капчык тукымасы урарга кирәк. Бүлмә гөлләренә су сибү, туфракларын йомшарту өчен уңай көн.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач-куакларның ботакларын кисү тыела. Корткыч бөҗәкләрдән арыну өчен куак төпләрендәге туфракны казырга кирәк.