12 октябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Көндез бераз яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..-2˚, көндез +4..+9˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Туфракта кышлаучы корткыч бөҗәкләрне, чүп үләннәре тамырларын бетерү өчен, кәсләрен ватмый гына, туфракны тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга кирәк.