12 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, кайбер районнарда 0..+2˚, көндез -2..+3˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.