
12 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр һәм карлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк, урыны белән бозлавык булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исчәчәк. Төнлә һава температурасы +2..-3°, көндез +2..+7° градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булачак.
