news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 майга һава торышы һәм ай календаре

12 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top
12 майга һава торышы һәм ай календаре

12 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +18..+23, көнчыгыш районнарда +13..+18˚ градус.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар һәм үсеш стимуляторлары сиптерергә була. Туфракка черемә, янган тирес кертергә була.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Чәчәкләрне ашларга була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Агач-куакларга авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар һәм үсеш стимуляторлары сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар