news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
12 мартка һава торышы һәм ай календаре

12 мартта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяктан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +2..+7˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрдән кала бернәрсә дә утыртмау хәерле. Баштарак утырткан чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Томат, борыч, баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар