12 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +15..+20˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Җимеш бирә торган агач-куакларны авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар белән эшкәртергә кирәк. Кура җиләге, агач-куак төпләренә янган тирес, черемә, компост чәчәргә була. Чәчәкләргә ашлама сибәргә мөмкин.