Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 кешенең гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә полицейскийлар гаепләнә

Ханты-Манси автономияле округында булган куркыныч аварияне тикшерү эше тәмамлаган. Һәлакәтнең сәбәбе - ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы.

news_top_970_100
12 кешенең гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә полицейскийлар гаепләнә
Башкортстан ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча элеккеге җитәкчесе Н.М. Дергунов һәм инспектор Н.А. Степанова “эшләренә салкын карау” җинаять маддәсе буенча гаепләнәләр.Тикшерү комитетының үзәк аппараты хезмәткәрләре тикшерү эшләрен тәмамлаган.

Ханты-Манси автономияле округында килеп чыккан юл фаҗигасендә 12 кешенең гомере өзелгән иде, дип яза “Башинформ” сайты.

2016 елның 4 декабрендә Ханты-Манси автономияле округыннан  Нефтеюганскка юл алган автобус Төмән — Тобольск — Ханты-Мансийск юлының 926-м километрында һәлакәткә очрый. Автобуста "Сибиряк" Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 33 бала һәм тренерлар була. Юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага чыккан Сәетханов аркасында була. Нәтиҗәдә, автобус каршы якта хәрәкәт иткән йөк машинасына да килеп бәрелә.

“Гаепләнүчеләр ЮХИДИның федераль мәгълүмат системасына Раил Сәетхановның (йөк машинасы йөртүчесе) йөртү таныклыгы булмавы хакында вакытында хәбәр итмиләр. Кагыйдә бозучының таныклыгы булмавы котычкыч авариягә сәбәпче була. Нәтиҗәдә 2016 елның 4 декабрендә 12 пассажир, шул исәптән 10 бала һәлак була , 35 кеше тән җәрәхәтләре ала», - дип хәбәр итә РТК матбугат хезмәте.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, нәкъ менә җинаять эше кузгату һәлакәтнен төп сәбәпләрен белергә ярдәм иткән. Башта гаепләнүче як Башкорстандагы юл-транспорт һәләкате белән ЮХИДИ хезмәткәрләре арасындагы бәйләнешне күрмәгән.

Гаепләнүчеләр җинаять эше материаллары белән танышканнар, алар якын арада судта каралачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100