
12 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Тамыразыкларга һәм бәрәңгегә ашлама сибәргә була. Томат, борыч, баклажан, кыяр, ташкабак, кәбестәләрне, җимеш бирә торган агач-куакларны, җиләкләрне, кура җиләген ашларга кирәк.