12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, кайбер җирләрдә боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +29..+34˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп күчереп утыртырга була. Үсемлекләргә, агач-куакларга авыруларга һәм корткыч-бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк.