news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 июльгә һава торышы һәм ай календаре

12 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
12 июльгә һава торышы һәм ай календаре
12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез +19..+24°.


12 июль.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Җыеп алган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Чәчәкләргә ашламалар сибү. Декоратив культураларны ялгарга була. Бүлмә гөлләренә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Күпьелллык чәчәкләр утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш культураларына ашламалар сибү. Җимеш агачларын ялгау. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар