Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«12 ел яткан». Гел эче авырткан хатынның корсагында хирург кайчысы табылган

news_top_970_100

Һиндстан табиблары бер хатынның эченнән кайчы алган. Ул гел эче авыртуга зарланган. Моның сәбәбе 12 ел узгач кына ачыкланган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

12 ел элек бу хатынга сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Шул чакта табиблар бу хатынның эчендә хирург кайчысын онытып калдырган.

Операция 2012 елда Ганток шәһәрендәге клиникада була. Шуннан соң хатынның эче авырта торган булып кала. Хатын табибларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, ләкин аңа төрле дарулар гына бирәләр. Ә авырту басылмый. Рентген ясагач кына, табиблар авырту сәбәбен аңлап ала.

Тикшерү нәтиҗәләрен күргәч, хирурглар хатынга ашыгыч рәвештә операция ясап, эчтәге кайчыны алалар. Хәзер бу хатын терелә башлаган. Әлеге хәбәр биредә яшәүчеләрнең ачуын чыгарган. Халык гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100