news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«12 ел утырдым, бернидән курыкмыйм». Казанда ике ир-ат бер хатын-кыз өчен сугышкан

news_top
«12 ел утырдым, бернидән курыкмыйм». Казанда ике ир-ат бер хатын-кыз өчен сугышкан
видеодан скриншот

Казанда яңа гына танышкан ике ир-ат бер табында бәйрәм итеп утыра. Шуннан соң алар бер хатын өчен талаша башлыйлар һәм җәнҗал пычак белән сугышуга кадәр барып җитә. Бу турыда «Татарстан - 24» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз бер сәгать алдан танышалар һәм бер фатирга кайтып табын коралар. Бер мизгелдә өй хуҗасы кунак хатынга йодрыклары белән ташлана. Кунак ир-ат исә хатынны яклый. Шуннан соң фатир хуҗасы пычак ала һәм яңа танышына ташлана. Ул 12 ел төрмәдә утыртуын, бернидән дә курыкмавын әйтә.

Шуннан соң кунак ир-ат полициягә шалтырата. Әлеге вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар