news_header_bot
Язманы тыңлагыз

12 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
12 августка һава торышы һәм ай календаре

12 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен була, боз явуы ихтимал, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Кура җиләге, карлыган, кыржовник, зелпе куакларын яңартып, форма биреп ботакларын кисәргә кирәк. Кыяр, ташкабак һәм помидорның саргайган яфракларын, борычның уңыш бирми торган үрентеләрен өзеп ташларга була. Җимеш агачлары төбенә компост, янган тирес һәм пычкы чүбе чәчү өчен уңай вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар