12 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +7..+12˚ градус.
13 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +6..+11˚ градус.