12 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, көндез 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.
13 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 15-20, урыны белән 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм көндез һава температурасы 0..+4˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.
Кимүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.
Язын ай Чаян йолдызлыгында булганда, агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Алга таба тамырландыру өчен, виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була. Бүлмә гөлләренә һәм рассадага органик ашламалар сибәргә кирәк. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә була.