Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12-13 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
12-13 майга һава торышы һәм ай календаре

12 майда Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +7..+12˚ градус.

13 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-3˚, көндез +8..+13˚ градус.

Үсүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Агач-куакларның ботакларын кисү тыела. Яшелчәләрне, җимеш бирә торган агач-куакларны сугару, минераль ашламалар белән ашлау өчен уңай вакыт. Томат, борыч һәм баклажан рассадаларын теплицага күчереп утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100