118 баланы уллыкка алган хатынны тоткарлаганнар
Полиция "Мәхәббәт авылы" хуҗасын уллыкка алган балалары белән җирле түрәләргә янауда һәм куркытуда гаепли.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Кытайда яшәүче Ли Лицзюань 1996 елда балаларны уллыкка ала башлаган. 2007 елда «Мәхәббәт авылы» дигән балалар йорты ачкан.
Матбугат чаралары 118 баланы уллыкка алган хатынга зур игътибар биргән. Нәтиҗәдә, реклама аркасында ул бөтен илгә данга калган. Аңа ярдәм итүчеләр арткан һәм бу хатын миллионерга әверелгән.
Бюджеттан, филантроплардан кергән акчага хатын үзе баеган дип шикләнеп, аны сак астына алганнар.
Полиция бу хатынны уллыкка алган балалары белән җирле түрәләргә янауда һәм куркытуда гаепли.